Әйләнә-тирә дөнья өчен без җаваплы (6+)

21 апрель көнне 11 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен француз язучысы һәм профессиональ очучы Антуан де Сент-Экзюпериның тормыш юлы һәм иҗаты белән әдәби танышу узды.

Чара бик мавыктыргыч һәм кызыклы узды. Балалар алып баручы белән бергә Кечкенә принц барган планеталар буйлап сәяхәт кылды, аның дусты – Төлке белән таныштылар. Барлык балалар да игътибар белән язучының иҗаты турында сөйләгәнне тыңлады. Куелган сорауларга зур кызыксыну белән җавап бирделәр, фикерләре белән уртаклаштылар, тормыштан мисаллар китерделәр, шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр. 
Чара азагында балаларга «кара» тартма эчендә ниләр барын белергә кирәк булды. Бу биремне дә яшь китап сөючеләр җиңеллек белән җиңеп чыкты.
Үз планетаңны сакларга, кешеләрне яратырга, яхшы күңелле, ярдәмчел булырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәттә булырга, хайваннарны, кошларны, үсемлекләрне яратырга. Үз сәламәтлегебезне сакларга һәм ныгытырга. 

Поделиться: